«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылу марафоны

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 29 сентябрендә «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектлары белән турыдан-туры элемтә форматында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләрен ачу марафоны булып узды.

          Безнең районда «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге булып Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм гимназиясе тора. Быел аларга Ленино урта мәктәбе дә кушылды.

          2019 елдан бирле Россиянең 81 субъектында авыл территорияләре һәм кече шәһәрләр мәктәпләрендә 5000 шундый үзәк булдырылган, алар арасында – 139 үзәк Татарстан территориясендә. Аларда укучылар иң заманча җиһазларда «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрен өйрәнәләр, шулай ук төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Марафон вакытында «Үсеш нокталары» педагоглары әлеге фәннәр буенча кыска онлайн-дәресләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International