Яңа Чишмә районында “Олы буын” федераль проекты“Демография” милли проекты кысаларында, диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үтәр өчен, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәкләр, “Кайгырту” үзәгенең махсус машинасында, көн саен Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенә китерелә. Ел башыннан 504 кеше диспансеризация үтте, 37 кеше диспансер күзәтүдә булды, 2 кеше медицина тикшеренү үтте, 1 кеше тикшеренү нәтиҗәсендә хастаханәгә салынды.