«Татарча диктант» акциясе

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

26 сентябрьдә Бөтендөнья   татар конгрессы тарафыннан оештырылган  «Татарча диктант» акциясе уздырылды. Бу акция 5 нче ел уздырыла һәм ел саен киңрәк масштаб ала. Яңа Чишмә районы мәгариф бүлеге тарафыннан мәктәпләрдә һәм мәгариф бүлегендә 20 мәйданчык оештырып, диктант язучылар санын 600 кешегә җиткерү максаты куелган иде. Узган ел диктант 3 мәйданчыкта оештырылып, 244 кеше катнашкан иде. Быел барлык мәктәпләр дә квотада бирелгән санда катнашучы җәлеп итә алды һәм 603 диктант язуда катнашты. Быелгы чикләүләр сәбәпле, укучылар мәктәптә язсалар, ата-аналар өйдә онлайн яздылар. Хәзерге вакытты диктантларны татар теле укытучыларынан торган комиссияләр тикшереп, оештыручылар нәтиҗәләрне сайтка кертәләр. Диктант язучылар нәтиҗәләрне diktant.tatar сайтыннан диктант язу бланкларында күрсәткән телефон номерлары һәм кодлары аша таныша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International