2022 нче елда күренекле тарихи шәхес, бөек реформатор, император Петр 1 тууына 350 ел тула. РФ Президенты В.В. Путин Указы нигезендә 2019-2022 елларга әлеге тарихи мөһим датаны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру планы эшләнде һәм расланды.
2020 нче елның 24 нче сентябрендә “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” Шахмай урта мәктәбенең 9,11 сыйныф укучылары катнашында "Ватанны саклаучылар: Петр 1 реформалары" дигән танып-белү әңгәмәсе узды. Презентация слайдлары буенча Петр 1нең мәдәният, армия һәм флот, мәгариф, дәүләт идарәсе, Россия территориясен төзүдә реформалары белән таныштылар. Балалар Петр 1нең Нева буенда урнашкан шәһәр - Санкт-Петербургка нигез салуы турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Шулай ук А.С. Пушкинның “Бакыр җайдак”, А. Толстойның “Петр Беренче” әсәрләреннән өзекләр укылды.