Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районы башлыгы итеп сайланды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районы башлыгы итеп сайланды
Яңа Чишмә районы Советы утырышына яңартылган составта район башлыгы итеп Вячеслав Козлов сайланды. IV чакырылыш район советы утырышы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында узды.
Утырышны өлкән депутат Сөләйманов Гомәр Мөхәммәт улы алып барды.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазыйфасына Вячеслав Козлов кандидатурасын тәкъдим итәм. Район белән уңышлы идарә итеп, ул үзен оста, максатчан, җаваплы җитәкче итеп танытты.» - диде Алмаз Хисаметдинов.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә 29 депутат тавыш бирде.
Утырыш нәтиҗәсендә Вячеслав Козлов район башлыгы итеп сайланды.
Вячеслав Козловны бирү буенча район башлыгы урынбасары итеп Попкова Надежда сайланды.
Вячеслав Козлов район башлыгы вазифасына ант бирде һәм мактаулы бүләкләү белән тәмамланды.
Яңа Чишмә муниципаль районы Советының Рәхмәт хаты белән, озак еллар Өтәшкә авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәннән соң, лаеклы ялга киткән Котова Любовь Степановнаны бүләкләделәр.
Утырышта шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында да фикер алыштылар.
2 авыл җирлегендә сайлаулар нәтиҗәләре буенча башлыклар алышынды:
Өтәшкә авыл җирлеге башлыгы итеп-Гыйбадуллин Илдар билгеләнде.
Ленино авыл җирлеге башлыгы итеп Дубровина Мария билгеләнде.
Яңа Чишмә муниципаль районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International