Музей белән танышыгыз

2020 елның 20 сентябре, якшәмбе

2020 елның 21 сентябрендә Балаларны халкыбызның милли тарихи үткәненә, мәдәниятенә, музейларга карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан  Зирекле лицееның башлангыч 1-4 сыйныф укучыларын һәм укытучыларын музейга дәрес - сәяхәткә чакырып, музейга куелган әби - бабайларыбызның кул эшләнмәләре, кулланган әйберләре, һ.б. лар белән музей хезмәткәрләре таныштырдылар. «Музей - нәрсә ул ?» дигән сорауга балалар үзләренең фикерләрен белдерделәр. Музей предметларына кагылышлы табышмаклар әйтештек. Мидхәт Газыймовның "Есть в деревне музей" китабы белән таныштык.

Чарада 22 кеше катнашты.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International