Бүген Яңа Чишмә гимназиясендә «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2020 " район конкурсы узды. Оештыручылар булып «Юл хәрәкәте иминлеге " ДБУның Чирмешән районы бүлекчәсе, Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлеге һәм мәгариф бүлеге чыгыш ясады. Конкурста барлыгы 7 команда катнашты. Конкурс сынауларын 4 станция тәкъдим итте: юл йөрү кагыйдәләрен белү, фигуралы йөртү, велосипед урнаштыру, медицина ярдәме.
3 урын – Өтәшкә төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы»
2 урын-Кызыл Октябрь мәктәбе командасы»
1 урын-Яңа Чишмә урта мәктәбе командасы.
Яңа Чишмә урта мәктәбе безнең район данын республика этабында яклаячак. Аларга уңышлар телибез!!!