Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы!
Татарстан Республикасы Президентын сайлауда актив катнашканнары, 28 нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатын һәм Яңа Чишмә районы җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлаулары өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез!
Бу бөтен Татарстан Республикасы өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе.
Бу сайлау Татарстан һәм безнең Яңа Чишмә районының чәчәк атуы һәм иминлеге алып килер, бүгенге буын өчен генә түгел, ә киләчәк өчен дә бәхетле һәм уңайлы тормыш нигезенә әверелер дип ышанам.
Күрсәткән гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә. Без көчле республика, тотрыклылык, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен тавыш бирдек. Сайлауларда катнашучыларның барысына да-район халкына, учреждение, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә, ветераннарга, яшьләргә, студентларга, сайлау комиссияләре әгъзаларына һәм күзәтүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм!
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов.