Алдан тавыш бирүнең икенче көне тәмамланды. Ике көн нәтиҗәләре буенча сайлау участокларына 5286 сайлаучы килде, өйдә 1127 сайлаучы тавыш бирде, ерактагы торак пунктларда 216 кеше. Барлыгы 6529 сайлаучы тавыш бирде, ягъни исемлекләр буенча сайлаучыларның гомуми саныннан 58,6%. Көн дәвамында беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә истәлекле бүләкләр, шулай ук 90 һәм аннан да күбрәк яшь сайлаучыларга да тапшырылды. Авыл халкы, сезнең сайлау участокларына килгәнегез һәм гражданлык бурычыгызны үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә.