Бүген Яңа Чишмә муниципаль районының Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Яковлев Константин Геннадиевич җирле милләт вәкилләре: рус, татар, чуваш, керәшен, әрмән һәм үзбәкләр белән очрашты.✔️ Түгәрәк өстәл артында халык бәйрәмнәре үткәрүгә костюмнар, тематик пособиеләр сатып алу һәм күп кенә оештыру мәсьәләләре турында сораулар бирелде. Барлык санап үтелгән сорауларны Константин Геннадиевич игътибарга алды. 📍Соңыннан Яңа Чишмә районында милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча тәгъдимнәр әйтелде.