«Наше время - Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. 1 июльдән катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлады, - дип белдерде «Наше время-Безнең заман» фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. – Бу фестиваль-тулаем республика өчен зур шатлык һәм ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү, чөнки быел зур фестиваль хәрәкәте тарих өчен әһәмиятле ике датага багышланачак».
Дмитрий Туманов республика предприятиеләре җитәкчеләрен фестивальдә активрак катнашырга чакырды. "Катнашучыларның «Наше время - Безнең заман»фестивалендә чыгыш ясау теләге зур. Үз эшчеләрен яратырга гына кирәк,чөнки кешенең иң кадерле нәрсәсе – аның таланты. Бу фестивальгә дөньяда тиңнәр юк, шуңа күрә йокыдан уянырга, иммунитетны арттырырга һәм «Безнең заман» фестивалендә катнашырга кирәк«, - дип ассызыклады Д.Туманов.
Фестивальгә гариза онлайн режимда бирелә, моның өчен сайтка керү дә җитә http://www.bzzm.ru/ - тиешле анкетаны тутырырга.