Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район мәдәният йорты артистлары бәйрәм чарасы белән булдылар. Социаль хезмәт алучылар яраткан башкаручыларның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр, чөнки коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә күптән кунаклар һәм концертлар булмады. Аралашу өлкәннәргә шатлык һәм ләззәт хисе бүләк итә, кәефне күтәрә, уңай якка омтыла, социаль активлыкны саклап калырга һәм озайтырга ярдәм итә.