«Экстремизмга – ЮК» айлыгы кысаларында Яңа Чишмә интернат-йорты «Тормыш өчен бер тамчы су » Бөтенроссия акциясендә катнашты. Терроризмнан саклану буенча җаваплы Ольга Шилова чара барышында катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләде, террорчылык актларының даталарын искә төшерде, бер минут тынлык белән искә алдылар һәм касәдән чәчәкләргә су сиптеләр. 16 ел элек Бесландагы фаҗигада 333 кеше һәлак булды, бу - бөтен дөньяны еларга мәҗбүр иткән хәсрәт. Теракт корбаннары истә һәм безнең йөрәкләрдә яши!