Сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Нефть һәм газ сәнәгате Россия икътисадының төп тармагы булды һәм шулай булып кала да, ул күп санлы социаль программаларны үтәү өчен реаль нигез, илнең муллыгы үсешен тәэмин итә.
Безнең муниципаль район өчен нефть чыгару аның икътисади потенциалын билгели, җирле бюджетның керем өлешен формалаштыруга зур өлеш кертә.
Нефть һәм табигый газ чыгару ял һәм бәйрәмнәрне белми. Бу-көндәлек киеренке хезмәт, ул үзенә зур гражданлык җаваплылыгын һәм югары һөнәри осталыкны берләштерә.
Авыр хезмәт вахтасына елдан-ел килүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсе килә.