Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының өченче чакырылыш йомгаклау утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының өченче чакырылыш йомгаклау утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Депутатлар бу составта 5 ел эшенә йомгак ясадылар. 5 ел эчендә Советның 63 утырышы узды, анда 401 мәсьәлә каралды.

Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова ассызыклап үткәнчә, закон чыгару инициативасы бер генә булган.
5 ел дәвамында районның мәгариф учреждениеләрендә, «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерендә, сайлаулар, тавыш бирү, референдумнар, җыеннар үткәрүдә һәм башка күп кенә чараларда катнаштылар.

Монда ук 2020 елның 8 ае эчендә социаль-икътисади үсешкә йомгак ясалды.
Мәсәлән, 5 ел эчендә районда 30 гаилә фермасы төзелгән, бюджет ярдәме суммасы 92,7 млн.сум тәшкил иткән.

Бер хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы, предприятие һәм оешмаларда, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, 40640 сум тәшкил итә.

Шулай ук кайбер норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертелде .

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы узды:
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Фәсхетдинов Ильяс Хәсән улы-район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Өтәшкә авыл җирлеге башлыгы Котова Любовь Степановна бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме белән бүләкләнде
Попкова Надежда Ивановна-Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
Семеняк Валентина Николаевна-район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

Улитин Иван Николаевич - Буревестник авыл җирлеге Советы башлыгы.

Яңа Чишмә районы башлыгының Мактау грамотасы һәм «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнделәр:
Орешин Виталий Николаевич
Сөләйманов Гомәр Мөхәммәт улы-Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутатлары.

Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Захаров Владимир Владимирович-Яңа Чишмә муниципаль районы Кызыл Октябрь авыл җирлеге Советы башлыгы, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутаты

Темников Николай Григорьевич - "Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Буревестник гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укытучысы, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутаты

Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

 

Моляков Сергей Владимирович-Яңа Чишмә муниципаль районы Чабаксар авыл җирлеге Советы башлыгы, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International