Территорияне төзекләндерү буенча беренче урын

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территорияне төзекләндерү буенча оештырылган район конкурсында беренче урынны алды. Бу-Лизунова Залина Наиль кызы җитәкчелегендәге тату коллектив эше. Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар иртә яздан алып көзгә кадәр үз территорияләрен чисталыкта тоталар, матур композицияләр ясыйлар, яңа арт –объектлар уйлап табалар. Район җитәкчелеге коллективның хезмәтен югары бәяләде һәм сертификат белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International