Сезне чын күңелдән безнең өчен иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Татарстан Республикасы көне белән котлыйм! Бүген Татарстан-югары үсеш алган индустриаль һәм аграр төбәк, эре фәнни һәм мәдәни үзәк, ул Россия Федерациясе чәчәк атуына лаеклы өлеш кертә. Горурланырлык нәрсәләребез бар: көчле сәнәгать һәм фәнни база, бай мәдәни традицияләр һәм югары спорт казанышлары, ә иң мөһиме - искиткеч, талантлы һәм хезмәт сөючән, күпмилләтле республикада тату яшәүче кешеләр. Яңа Чишмә районы хезмәтчәннәре дә туган Татарстан үсешенә зур өлеш кертә. Бу бәйрәм көнендә районның барлык кешеләренә сәламәтлек, бәхет, Татарстан Республикасының алга таба үсеше һәм чәчәк атуы, Ватаныбызның куәтен яңадан торгызу, игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов.