Педагогик хезмәткәрләрнең секция утырышлары

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

 2020 елның 26 һәм 27 август көннәрендә район педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Яңа Чишмә гимназиясе базасында фән укытучылары, педагог-оештыручылар, мәктәп китапханәчеләре һәм тәрбиячеләренең секция утырышлары узды. Секцияләрдә педагогик хезмәткәрләр укыту һәм тәрбиянең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, мәгариф бүлеге методистлары РМОның узган уку елы эшенә анализ ясадылар һәм яңа уку елына бурычлар билгеләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International