Татарстанда бөек татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә челлендж эшли башлаячак. Бу хакта «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимур Кадыйров хәбәр итте. » Бүгенге көннән башлап без марафонны башлап җибәрергә телибез, аның барышында шигырьләр укып кына калмыйча, перформанслар, хореографик тамашалар, музыкаль номерлар да оештырылачак", — диде Кадыйров. Акция ярты ел дәвам итәчәк. Тәкъдим ителгән әсәрләрнең иң яхшылары татар шагыйренең туган көнендә, 15 февральдә күрсәтеләчәк.