Яңа Чишмә районы мәгариф бүлегенең эш планы нигезендә, 2020 нчы елның 25 нче августында "Төп стратегик ориентирлар контекстында муниципаль мәгариф системасын үстерү: казанышлар, проблемалар, перспективалар» темасына педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясенең пленар утырышы үткәрелде.
Киңәшмә мәктәпкәчә, гомуми, башлангыч, өстәмә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм белгечләре, район җитәкчеләре, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы,ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле, балаларны тәрбияләү һәм укыту белән кызыксынучы район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә 2019/2020 уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм яңа уку елына бурычлар куелды.
