Балалар бик теләп эшкә тотындылар. Балалар бик зур фантазер булып чыктылар һәм биремгә бик иҗади якын килделәр. Яшь рәссамнар зур кояш , салават күпере, чәчәкләр, агачлар, флаг ясадылар. Рәсемнәр бик матур килеп чыкты. Конкурс балаларга һәм өлкәннәргә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте, ә асфальттагы рәсемнәр халыкны сөендерүне дәвам итә. Барлык катнашучылар да бүләкләр белән бүләкләнде.