Татарстанда танылган блогерлар һәм республика халкы белән зур проект старт алды. «Татарстан тарихы» уникаль видеогидына танылган блогерлар һәм гади татарстанлыларның иң якты, мөһим һәм яраткан урыннары һәм аларның тарихы турында йөзләгән хикәяләре керәчәк. Проект ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.
Проектны оештыручылар социаль челтәрләрдән файдаланучыларны, йөзләгән мең татарстанлыны республиканың уникаль урыннары белән таныштырырга, ТАССР тарихындагы мөһим фактларны сөйләргә һәм искә төшерергә һәм безнең республикабызның ничек үсүен һәм үзгәрүен күрсәтергә ниятли. Проектның инициаторлары - Татарстан блогерлары берләшмәсе һәм «К9»коммуникацион агентлыгы.
Анда 100 кеше катнашачак, алар арасында танылган блогерлар, җәмәгать лидерлары, танылган артистлар һәм музыкантлар, танылган спортчылар һәм гади татарстанлылар бар. Алар көн саен өч ай дәвамында республиканың иң яраткан урыннарының берсе турында сөйләячәкләр.
Телетапшырулар алып баручы Зөһрә Уразбахтина, lifestyle-блогерлар Эльза Зигантдинова, Ксения Иванова, Алинә Гималтдинова, алып баручы Константин Бахмутов, fashion-блогер Алия Мифтахова, «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова, хоккей комментаторы Илья Таһиров, блогер Ләйлә Лерон сөйләп күрсәтергә өлгерделәр инде.
Барлык тарихлар да «Татарстан тарихы»проектының рәсми аккаунтында басылып чыгачак. Проектка үзенең яраткан урамы яки социаль челтәрләрдәге локациясе турында сөйләп, Татарстан тарихының #100ЛетТАССР хэштегын куеп, кушылырга мөмкин.