Районда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы дәвам итә. Быел шәһәрдә 5, районда 5 йорт яңартылырга тиеш.
Яңа Чишмә муниципаль районында капиталь ремонт программасын тормышка ашыру өчен быел 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән, бу РФ һәм Татарстан бюджетларыннан, муниципаль бюджеттан, торак биналарның милекчеләреннән алынган акчалар.
Яңа Чишмәнең үзәгендә Чернышевский урамындагы 25-нче номерлы йортны капиталь ремонтлау буенча эшләр бара. Биредә фасад ремонты бара. Капиталь ремонт барышын белгечләр генә түгел, яшәүчеләр дә күзәтә.
Совет урамындагы 62-нче номерлы йортта капиталь ремонт өчен бүлеп бирелгән акчалар электр белән тәэмин итүне яңартуга киткән.
Ә менә Ленин урамындагы 44 һәм 35, Совет урамындагы 82нче йортларда подвал ремонтланачак.
Заказ бирүче-«ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, эшне подрядчы - «БлокСтрой " ҖЧҖ башкара»
Йортларга капиталь ремонт ясау программасы хәзер кызганнан-кыза бара, атна саен район башлыгы Вячеслав Козлов объектларга үзе барып, эш барышын тикшереп тора.