«Балаларга бергә укыйбыз»Республика акциясе.

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итте. Әлеге акция гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традициясен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнары һәм учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Акцияне әзерләү һәм үткәрү эшен оештыруны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы, «балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проектында катнашучылар, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре гамәлгә ашыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International