Казанда БДБ илләренең беренче уеннары

2020 елның 24 марты, сишәмбе

 2019 елның 5-6 июнь көннәрендә Щучинск шәһәрендә (Казахстан Республикасы) узган Совет утырышы барышында Казан шәһәрендә БДБ илләренең беренче уеннарын уздыру турында Россия инициативасына теләктәшлек күрсәтү турында Карар кабул ителде.

Уеннар 2020 елның 20-27 август көннәрендә Казан шәһәрендә 23 яшькә кадәрге 3 600 дән артык спортчы катнашында 21 спорт төре буенча узачак. Уеннар кысаларында 280 комплект медаль уйнатылачак.

2020 елның 14 февралендә Уеннарның волонтерлык программасының заявка кампаниясе эшли башлады. Әлеге волонтерлык программасы Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның барлык вәкилләренә дә очрашырга мөмкинлек бирәчәк һәм БДБ илләре халыкларының мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән алмашуның бердәм мәйданчыгына әвереләчәк.

        Катнашу өчен анкета тутырырга һәм сайтта гариза бирергә кирәк https://volunteers.dspkazan.com/ Фәрит Мөхәммәтшин:» Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр буенча комитеты утырышын уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International