«Яңа Чишмә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе эш бирүчеләр өчен үз хезмәткәрләрен федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына укытуны оештыру мөмкинлекләре турында хәбәр итә.
Хезмәткәрләрне укытуны оештыру Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан «хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проекты составына керүче «эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру»федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Эшчеләрне укытуны оештыру өчен эш бирүчегә бюджет акчалары хисабына субсидия бирелә. Эш бирүче үз хезмәткәрләрен субсидияләр хисабына мөстәкыйль рәвештә укытуны оештыра.
Субсидия эш бирүченең персоналны укытуга киткән чыгымнарын финанс белән тәэмин итүгә (тулы күләмдә аванслау) бирелә, бу эш бирүчегә үз акчаларын укытуга түләүгә юнәлдермәскә мөмкинлек бирә.
Субсидия алу өчен эш бирүчегә Яңа Чишмә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 2009 елның 13 маендагы 366 номерлы министрлык боерыгы белән расланган форма буенча субсидия алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белешмә өчен телефон: (84348) 2-23-43 яисә Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93 йорт.