Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең № 01-05/299 – пр боерыклары нигезендә Яңа Чишмә районында 2020 елның 13 гыйнварыннан алып 6 мартына кадәр «Кар чанасы»операциясенең 2 нче этабы үткәрелде. Операцияне үткәрү кысаларында кар чаналары һәм башка үзйөрешле машиналар хуҗаларын теркәү документлары, Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукы таныклыклары һәм үз вакытында техник карау узу-булмауга тикшерү оештырылды.
Үткәрелгән операция кысаларында 40тан артык үзйөрешле техника тикшерелде, төрле хокук бозулар өчен 2 күрсәтмә бирелде һәм 10 административ беркетмә төзелде. 3 берәмлек техника теркәлде, алар озак вакыт ГТНДА исәптә тормады.
Рәис Хисмәтуллин-Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы