Яңа Чишмә районы белем бирү учреждениеләре «Солдатка хат яз»патриотик акциясендә актив катнаштылар. Акциянең максаты-җәмәгатьчелекне, мәктәп укучыларын, яшьләрне һәм студентларны Россиянең героик тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, яшь буынны Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы мисалында тәрбияләү һәм Үзәк хәрби округ хәрбиләрен истәлекле даталар белән котлау.