Кичә, 11 март көнне Яңа Чишмә район мәдәният йортында "Без бергә"дигән балалар халык иҗаты республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Әлеге бәйге балаларда сәнгать-эстетик иҗатны үстерү һәм гомуммилләт һәм этномәдәни кыйммәтләр нигезендә Россия халыкларының милли мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Районның 14 мәктәбе "Хореография", "Халык вокалы (Соло)», «халык вокалы (дуэт)», «Нәфис уку», «иҗат канатлары», «театр иҗаты» номинацияләрендә 2 яшь категориясендә (кече һәм өлкән) үзләренең талантларын күрсәтте. Һәр мәктәп үз чыгышында халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын ачты. Муниципаль этап җиңүчеләре безнең район данын Алабуга шәһәрендә узган зона этабында яклаячак.