2020 елның 10 мартында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең 3«Б» сыйныф укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Солдатка хат яз» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар. Укучылар армиячеләргә Россия гражданнарын саклаганнары, гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Хатларда балалар үзләре, үз планнары һәм хыяллары турында сөйләделәр, мәктәп тормышы турында яздылар. Һәр хат рәсемнәр һәм котлаулар белән бизәлгән иде. Солдатка хат язу бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты. Егет-кызларның ихлас хатлары хәрби хезмәткәрләргә авыр хезмәтләрендә берничә шатлыклы минут алып килер дип ышанабыз!