10 март көнне Чирмешән районында “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсының зона буенча сайлап алу этабы үтте.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

10 март көнне Чирмешән районында “Татар кызы-2020” Халыкара конкурсының зона буенча сайлап алу этабы үтте. Конкурста 7 районның иң күркәм, уңган кызлары үзләренең көчләрен сынады. Безнең Яңа Чишмә муниципаль районын  Шахмай авылы кызы, Казан дәүләт энергетик университетының 3 нче курс студенткасы 20 яшьлек Ризванова Алия тәкъдим итте. Бу бәйгегә аны әзерләргә  Яңа Чишмә муниципаль районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина И.К. һәм Акъяр авылыннан  шагыйрә Халикова Миләүшә ярдәм итте. Алиянең чыгышы 1 минутлык тынлык белән башланып китте. Иҗади номерга Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләүче хатын-кызларның язмышы һәм эшчәнлеге турында шигырь сөйләде. Нәтиҗәдә Алия лаеклы 2 урынны яулады. Киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International