Конкурсны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Яшь Закон чыгаручылар палатасы оештыра.
Конкурс совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан (алга таба-Бөек Ватан сугышы), үсеп килүче буын арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт, гражданнарда үз илләре өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Конкурсның төп бурычлары::
Бөек Ватан сугышы вакытында үз гаиләңнең тарихын өйрәнү;
буыннар арасында элемтәләрне ныгыту;
1 Яңа материал-ны үзләштерү Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү Уку эшчәнлеген оештыра белү.
Конкурста Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14-18 яшьләрдәге (алга таба – претендентлар) Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Претендентларга конкурс эшләрен бер темага башкарырга тәкъдим ителә:
"Мин фронт фотосурәтенә карыйм" – тема аерым фотоларны, аның барлыкка килү тарихын, кешеләр язмышын анализлауны күздә тота.;
"Гаилә реликвияләре – хәрби трофейлар" – сугышчы белән үткән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яки фронттан җибәрелгән аерым әйбернең тасвирламасы;
"Ил тарихында гаилә язмышы" – Бөек Ватан сугышы вакытында гаилә тарихын гаилә архивлары һәм истәлекләре буенча комплекслы тикшерү;
"Сугыштан өчпочмак" – гаилә архивын, хатларны, почта открыткаларын, шәхси көндәлекләрне, фотосурәтләрне өйрәнү.
Конкурска конкурс документларын кабул итү Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Яшь Закон чыгаручылар палатасы сайтында конкурс үткәрү турында игълан басылып чыккан көннән өч календарь көн узгач башлана һәм 2020 елның 6 апрелендә тәмамлана. Конкурс документлары конкурска электрон адрес буенча тапшырыла: pochtapobeda75@mail.ru
Конкурс нәтиҗәләре һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү датасы турында мәгълүмат Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Яшь Закон чыгаручылар палатасы сайтында 2020 елның 16 апреленнән дә соңга калмыйча бастырыла.