Чаллы Башы мәдәният йортында , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан,   “Дан җырлыйк  без бу буынга” исеме астында бөтен авырлыкны күреп, бүгенге көнгә санаулы гына калган сугыш чоры балалары - тыл ветераннарына  медаль тагу кичәсе булды.

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Чаллы Башы мәдәният йортында , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан,   “Дан җырлыйк  без бу буынга” исеме астында бөтен авырлыкны күреп, бүгенге көнгә санаулы гына калган сугыш чоры балалары - тыл ветераннарына  медаль тагу кичәсе булды. Кичәдә Яңа Чишмә муниципаль районы  Башкарма комитеты  җитәкчесе  Фәсахов Р.Р. һәм Шахмай авыл җирлеге башлыгы Гаризов И.Г.  катнашты. Алар тыл ветераннарына , үзләренең рәхмәтләрен һәм теләкләрен белдереп,  медальләр тактылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International