2020 нче елның 7 нче мартында Шахмай урта мәктәбендә кызыклы кеше - балалар һәм яшьләр иҗат сарае директоры урынбасары Акбаров Азат Имам улы белән очрашу булып узды. Ул дөнья халыклары әлифбаларын туплый, бу эштә аңа дуслары, туганнары һәм якыннары булыша. Аның коллекциясендә 70 кә якын әлифба исәпләнә. Бу очрашуда “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” мөдире Г. К. Сабирова да катнашты.