Ул үзенең фотоэшләрен «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Үсеш ноктасы»проектын яктыртуга багышлады. Аның эшләре конкурс комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм ул «нуль циклыннан»номинациясендә җиңүче булды.
Җиңүче Дипломын һәм кыйммәтле бүләкне аңа Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырдылар.
Чыганак: Яңа Чишмә хәбәрләре