2020 елның 6 мартында Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда традицион солдат әниләре белән очрашу кичәсе уздырылды.

2020 елның 6 марты, җомга

2020 елның 6 мартында Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда традицион солдат әниләре белән очрашу кичәсе уздырылды. Бүгенге көндә Зирекледән хәрби хезмәттә ике егет – Кыямов Айзат Хәниф улы белән Шәрифуллин Рәфәгат Фәннур улы Ватан каршындагы бурычларын үтиләр. Аларның әниләре Илгизә ханым белән Лилия ханым бу мәҗлестә әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның балалары белән дә очрашты. Зирекледә бүген шундый 25 сугыш ятиме яши.

Музей директоры Лидия Зөфәр кызы  кунаклар алдындагы чыгышында солдат хезмәтенең нечкәлекләре турында, музейның телефоннар булмаган заманнарда Зирекледән хезмәт итүче барлык солдатларга һәм аларның командирларына хат язганлыгы һәм хатлардан альбомнар төзелгәнлеге турында сөйләде.

Шулай ук бу чарага егетләрнең башлангыч сыйныфлардагы укытучылары Венера Исхак кызы һәм Зирекле лицееның директоры Мәймүнә Хафиз кызы да килделәр. Алар егетләрнең әти-әниләренә яхшы тәрбия биргән өчен рәхмәт белдерделәр.

Кунакларга Айзат Киямовтан иртән Инстаграмнан килгән хатны укыдык. Ул 3 ай хезмәт итте, хезмәте турында язган. Рәфәгатьнең командирыннан әти-әниләренә килгән хат белән дә таныштырдык.

Солдатларыбызның әниләре Илгизә Ханым белән Лилия ханым улларының лицейдан төпле белем алып, инде һөнәрле булуларын, әйбәт белгечлек алуларында укытучыларының зур өлеше булуын белдерделәр.

“Йолдыз” балалар бакчасыннан  нәниләр кереп, әниләрне матур чыгышлары белән шатландырдылар.

Сугышта һәлак булган авылдашлар рухына, һәм бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннары белән тыл хезмәтчәннәре рухларына Кәүсәрия Зәйнуллина тарафыннан Коръән укылып, дога кылынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International