Яңа Чишмә районы җан башына исәпләгәндә төяп җибәрелгән продукция күләме буенча лидерлар рәтендә.

2020 елның 6 марты, җомга

Яңа Чишмә районы җан башына исәпләгәндә төяп җибәрелгән продукция күләме буенча лидерлар рәтендә.
Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар ае өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг тәкъдим итте.

Гыйнвар ае өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

Буа муниципаль районы рейтингта – 6 позициягә, Аксубай, Алексеевск һәм Кайбыч муниципаль районнары-4 позициягә күтәрелгән. Әлеге уңай үзгәрешләр сатып алу сәләте, хезмәт хакы һәм эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе белән бәйле.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 51,21 мең сум тәшкил итте, Муниципаль берәмлекләр арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (361,5 мең сум), Түбән Кама (150,0 мең сум) һәм Яңа Чишмә (102,3 мең сум) муниципаль районнарында.

2020 елның 1 февраленә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% тәшкил итә. 32 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,16%), Аксубай (0,2%) һәм Лаеш (0,2%) муниципаль районнарында, иң зур – Алабуга (1,08%), Яшел Үзән (0,97%) һәм Теләче (0,82%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2020 елның гыйнварында республикада җан башына исәпләгәндә гомуми торак мәйданы 0,065 кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча лидерлар-районнар: Питрәч (1,345 кв. метр), Лаеш (0,280 кв. метр) һәм Теләче (0,164 кв. метр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International