5 март көнне Өтәшкә авылы китапханәчесе, Өтәшкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән «геройлар белән горурланабыз»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде.

2020 елның 6 марты, җомга

5 март көнне Өтәшкә авылы китапханәчесе, Өтәшкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән «геройлар белән горурланабыз»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны Геройның биографиясе, аның Бөек Ватан сугышы елларындагы Хәрби казанышлары һәм бүләкләре белән таныштырды. Балалар Борис Сергеевич иң яхшы очучыларның берсе булуын, немец илбасарларына каршы көрәш фронтында уңышлы башкарылган 154 хәрби очыш ясавын белделәр. Күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыгы өчен лейтенант Б.С. Чекинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз»медале белән бүләкләнә. Аның исеме Хәтер китабында, геройлар китабында һәм кешеләр йөрәгендә мәңгелеккә мәңгеләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International