Федераль салым хезмәте, 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 422-ФЗ номерлы Федераль Закон) нигезендә, Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында «һөнәри керемгә салым» (алга таба – НПД) яңа махсус салым режимы билгеләнүгә бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
422-ФЗ номерлы Федераль законның 5 статьясындагы 1 өлеше нигезендә физик затлар, шул исәптән махсус салым режимына күчәргә теләк белдергән шәхси эшмәкәрләр салым органында НПД салым түләүчесе сыйфатында исәпкә басарга тиеш.
НПД салым түләүчеләре сыйфатында исәпкә куелуны раслау, шулай ук нпд салымыннан алынган керемнәр суммасы турында мәгълүмат алу максатыннан, «Минем салым» мобиль кушымтасында һәм Сайтта урнаштырылган «Минем салым» веб-Кабинетында www.npd.nalog.ru - күрсәтелгән салым түләүчеләр өчен электрон формада түбәндәге белешмәләр формалаштыру мөмкинлеге гамәлгә ашырылды:
1) физик затның һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында исәпкә кую (исәптән төшерү) турында (КНД 1122035);
2) һөнәри керемгә салым буенча исәп-хисапларның (керемнәрнең) торышы турында (КНД 1122036).
Формалаштырылган белешмәләр Россия Федераль салым хезмәтенең электрон имзасы белән имзалана.