Алдан тавыш бирүнең бердәм көне 31 майга билгеләнгән.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына "Бердәм РОССИЯ" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар буларак сайлауларда катнашырга теләгән һәркем ПГДА катнашырга тиеш. Кандидатларны тәкъдим итү үз-үзен күрсәтү юлы белән башкарыла.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларга карата законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килә торган һәм партия әгъзасы яисә аның тарафдары булган Россия Федерациясе гражданы яисә башка сәяси партия әгъзасы булмаган Россия Федерациясе гражданы күрсәтелергә хокуклы.
Алдан тавыш бирү (алга таба - ПГ) "Бердәм РОССИЯ" партиясенең партия эчендәге эшчәнлегенең мәҗбүри устав формасы булып тора һәм 2020 елның 13 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатура билгеләү максатларында кулланыла.
«Бердәм Россия» партиясенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсендә документларны кабул итү һәм алдан тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү өчен оештыру комитеты төзелде.
Документлар кабул итү 413 нче кабинетта Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 нче йорт адресы буенча хакимият бинасында узачак
Белешмәләр өчен Телефон: 884348 2-30-21или 8937-629-00-37