Хөрмәтле Яңа Чишмә районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Полициядә эшләү - иң җитди һәм мөһим эшләрнең берсе. Сезгә көн саен кешеләр язмышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә, җинаятьчелеккә каршы торырга, халык арасында аңлату эшләре алып барырга туры килә.
Мактаулы һәм авыр эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык, гаиләләрегездә тынычлык телим!
Район башлыгы В.М.Козлов