2019 елның 7 ноябрендә Яңа Чишмә район мәдәният йорты базасында КДАУ һәм «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе " ЮҺБ ФДБМУнең безнең районны тәмамлаучылар белән очрашуы узды. Эчтәлекле әңгәмә барышында чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йорты турында тулырак мәгълүмат алдылар.
Бакалавриат программасын үзләштергән укучы түбәндәге бурычларны хәл итә: үсемлекчелек, терлекчелек, җиләк-җимеш продукциясе җитештерү һәм эшкәртү технологияләрен гамәлгә ашыру; авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм саклауның икътисадый нәтиҗәлелеген оештыру һәм билгеләү.