Район мәктәпләрендә атна дәвамында парламент дәресләре узды, аларда балалар Россиядә барлык дәрәҗәдәге сайлауларны, шулай ук референдумнарны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрен тормыштан үрнәк итеп күрсәттеләр. Барлык дәресләрдә ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Советында Бердәм Россия фракциясе депутатлары, шулай ук авыл җирлекләре Советы депутатлары катнашты. Мондый дәресләр балалар өчен дә, депутатлар өчен дә файдалы. Шундый дәресләрнең берсендә район Башлыгы В. М. Козлов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты А. А. Тарханова һәм ТР Яңа Чишмә муниципаль районы советындагы БР депутатлар фракциясе җитәкчесе Н. И. Попкова катнашты.