2019 елның 24 октябрендә Яңа Чишмә муниципаль районында хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган чара узды.

2019 елның 25 октябре, җомга

Митингта Яңа Чишмә районы башлыгы Козлов Вячеслав Михайлович, отставкадагы генерал-майор Молоствов Анатолий Петрович, Чистай шәһәре һәм Яңа Чишмә районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Пичушкин Андрей Владимирович чыгыш ясады. Быелгы Призывник Юдинцев Денис җавап сүзе алды. Иптәшләре исеменнән ул үзенең хәрби бурычларын намус белән үтәячәген һәм хезмәт итеп кайтачагын вәгъдә итте.

 Митинглаучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл янына чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм чарасы «Алтын ачкыч» балалар бакчасында «армиягә балалар күзлегеннән»программасы белән дәвам итте. Аннан соң балаларны ЗАГС Идарәсендә «Буыннар бәйләнеше» дип исемләнгән чарага чакырдылар.

Балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда кыр кухнясы һәм халык ашлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International