23 октябрь көнне Лаеш шәһәре район мәдәният йортында «Иң яхшы авыл клубы һәм иң яхшы мәдәният йорты»I республика конкурсының финалы узды.

2019 елның 25 октябре, җомга

23 октябрь көнне Лаеш шәһәре район мәдәният йортында «Иң яхшы авыл клубы һәм иң яхшы мәдәният йорты»I республика конкурсының финалы узды. Конкурсантлар-муниципаль һәм зона этапларында җиңүчеләр-республиканың 27 районыннан 34 коллектив, барлыгы 750 кеше. Жюри игътибарына клуб формированиеләрендә катнашучылар әзерләгән иҗади номер, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Яңа Чишмә районыннан финалга Мусина Рәмзия Рафик кызы җитәкчелегендә Чертуш авылы мәдәният йорты коллективы чыкты.

Конкурс финалистларын ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов сәламләде.

Катнашучыларны 17 критерий буенча бәяләделәр. Аерым алганда, жюри хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен, учреждениенең матди-техник җиһазланышын, техник җиһазлар, музыка кораллары, уен һәм спорт бүлмәләре, сәхнә костюмнарын яңартуны һ.б. исәпкә алды.

Җиңүчеләрне дүрт номинациядә билгеләячәкләр. Аларга җиһазлар, музыка кораллары, мебель, мәдәни-спорт инвентаре сатып алу, сәхнә костюмнары һәм киемнәре тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылачак.

«Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» конкурсында җиңүчеләрне 28 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International