23.10 Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә район мәктәпләре директорларының "Мәгариф учреждениесендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү коралы буларак мониторинг" дигән темага методик семинар булып узды. Семинарда катнашучылар башлангыч мәктәп укытучыларының ачык дәресләрендә булдылар, укучыларның «Шундый һөнәр бар: кешеләрне коткару», «Әниләребез профессияләре», «Бию – ул кечкенә тормыш» проектлары презентациясе белән таныштылар, укучыларның иҗади эшләре күргәзмәләрендә һәм «Укучылар һәм педагогларның үсеш мониторингы формасы буларак, Портфолио» күргәзмәсендә булдылар.