«Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

19 октябрьдә, бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Ул Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүче проектларның берсе булып тора. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелде. Яңа Чишмә муниципаль районында диктантны 244 кеше язды, бу узган ел белән чагыштырганда 5 тапкырга күбрәк. Акция гомуми белем бирү учреждениеләре базаларында 3 зур һәм 6 кечкенә мәйданчыкта оештырылды. Диктант язарга укучылар белән бергә  аларның әти-әниләре, мәдәният өлкәсе һәм район оешмалары хезмәткәрләре килде, гади халык та битараф калмады. Кайбер мәйданчыкларда чәй эчү оештырылды. Ял көннәрендә диктантларны  татар теле укытучыларыннан торган комиссия тикшерәчәк, нәтиҗәләр Бөтендөнья татар конгрессына diktant сайтында урнаштыру өчен җибәреләчәк.Катнашучылар үз нәтиҗәләрен диктант бланкларында үзләре күрсәткән код белән diktant.tatar сайтыннан карап белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International