“Татарча диктант” бөтендөнья акциясе

2019 елның 18 октябре, җомга

Дөнья күләмендә 4 ел рәттән «Татарча диктант» акциясе уза. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, туган телебезгә карата мәхәббәт уяту.

Бүгенге көннәрдә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2018нче елда ул өченче тапкыр үткәрелде. Акция 28 илдә һәм Россиянең 40тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Нәтиҗәдә «Татарча диктант» аудиториясе 5 тапкыр артты һәм 10меңнән артык катнашучы җәлеп итте.

Бөтендөнья татар конгрессы планы нигезендә 2019 елда «Татарча диктант» 19 октябрьда узачак. Безнең максатыбыз – татар теленең кулланылыш даирәсен бермә-бер киңәйтү.                                                                                                                 

Яңа Чишмә районында акция 3 мәйданчыкта: Яңа Чишмә гимназиясе (Яңа Чишмә ав., Заливная урамы, 5 нче йорт), Зирекле лицее (Зирекле ав., Яшьләр урамы, 14 нче йорт), Шахмай урта мәктәбе (Шахмай ав., Үзәк урам, 38 нче йорт).  Акциядә катнашырга теләүчеләрне 19 нчы октябрьдә 13:00 сәгатьтә үзегез яшәгән урынга якын урнашкан мәйданчыкларда көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International