Сезне чын күңелемнән нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм!
Нефтьчеләр һәм газчылар - батыр һәм көчле рухлы кешеләр. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә өйләргә җылылык һәм яктылык бирелә, транспорт һәм сәнәгать өчен энергетик чимал чыгарыла. Нефть җитештерүче өлкә - ул илебезнең икътисады һәм аның үсеше һәм чәчәк атуының нигезе. Шуңа күрә бу бәйрәмне чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме дип атарга мөмкин.
Мин бүгенге бәйрәм көнендә дә вахтада торучыларны аерым котлыйсым килә. Шулай ук илебезнең нефть һәм газ сәнәгатенең чишмә башында торган ветераннарны да ихтирам белән билгеләп үтәсе килә.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим.
Бәйрәм белән сезне!
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М.Козлов