Екатериновка авылы халкы белән очрашу

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Бүген 19 август көнне 12.00 сәгатьтә Екатериновка авылы халкы белән очрашу булды. Җыенда шундый сораулар күтәрелде: нефтьчеләр авыл буйлап йөреп, юлны җимерәләр, авылда кондызлар һәм аларның буалары күп, аларга каршы көрәш өчен елганы чистартып, экскаватор кирәк, урамнар буйлап кабаннар, төлкеләр йөри. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүне сорыйлар. Халык белән очрашу район башлыгы урынбасары Попкова Н. И.һәм ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Яһудин Ш. Г. Хиразева Л. Н. катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International